Тэтимол 2015

БӘХИЛ I«прощаю; доволен (кем)»; бу сүзнең дериватлары киң кулланыла: бәхиллә-ү «гафу итү, кичерү; канәгатьләнү», бәхилләт-ү «риза итү, канәгатьләндерү», бәхилләш-ү «бөтенләйгә, күрешмәскә аерылу», бәхиллек «ризалык» һ.б. Бәхил сүзе татарчадан күрше телләргә дә күчкән: чув. пехил, мар. пакел. удм. бакель id. (дериватлары һәм фразеологизмнары да бердәй яки охшаш).

Бәхил сүзе мәзкүр мәгънәдә гарәпчә сүзләрдә сирәк очрый, шуңа күрә аны фар. бә хәл, би хәл «хәл эчендә» фразеологизмыннан чыгып аңлаталар (Будагов I: 246). Хәл эчендә «үлергә якын» мәгъ. идиома.



Предыдущая статья            Следующая статья