Тэтимол 2015

БӘТИ, диал. бәди, беди, бәки, бәкәй (ДС: 31, ДС II: 65–66) «козлёнок» ~ чув. пытек, пытьак, путек, питек (Сергеев 1971: 100), мар. батя, пача, пäтьä id. сүзен Гордеев (I: 205) кырг. бойдак, таранчы. (уйг.) бойтақ «яшь сарык тәкәсе» сүзеннән чыгара. Безнеңчә, монда андый чагыштыруларга урын юк: бәти < бәки, бәкәй < бә-кәй, ягъни «бәэлдәүче» сүзеннән – һәр сөйләштә мөстәкыйль рәвештә килеп чыга ала. Чаг. ш. ук рус. бяка, баля һ.б. «бәти, бәрән».



Предыдущая статья            Следующая статья