Тэтимол 2015

БӘС II«хватит; достаточно (сказанное); значит» < фар. бäс, бас id. < бор. фар. vaš, авест. vašanh, санск. vašaš «җитәрлек; яхшы, күп, мул» (Platts I: 154). К. Бәслә-ү.

Бәс, төр. bes, pes «җитәр, бетерәсе, туктыйсы» сүзеннән рус. пас «көрәштән (гадәттә кәрт уеныннан) тукталмалы», «җитәр!» сүзе килә. К. ш. ук кр.-тат. (Dobr. I: 300, 304) besi < төр., аз. < фар. бäси «канәгать, тук; артык күп».



Предыдущая статья            Следующая статья