Тэтимол 2015

БӘРЧЕН «дорогая шёлковая ткань» ~ башк. бәрсен «ефәк чук», чув. пурçăн, порçăн, мар. порсын, парсын, удм. бурчин ~ үзб., бор. төрки barčÿn «бәрчен; келәм һ.б.» (күп телләрдә бар) фар. теленнән булса кирәк. Чаг. фар. абрешим «ефәк төре»? К. Wickman 1903: 49.

Төрки дастаннарда Бәрчен сылу, Айбәрчен, Бәрчен-Салыр (салыр < салаур кабиләсенең Бәрчене ) – атаклы бор. гүзәл, «бәрчен киемле матур». Федотов I: 447. Рус. брачина «бәрчен» тур. Фасмер I: 308–309 (тат. һәм бүтән кыпч. параллельләрен китерми). Рус. диал. бурс, бурса «ефәк төре» сүзен дә Аникин (: 145) abrešim, abrişom «ефәк» сүзе белән чагыштыруны кабатлый. Мәгънә җәһәтеннән кыенлык булмаса да, фонетик җәһәттән монда сораулар туа.



Предыдущая статья            Следующая статья