Тэтимол 2015

БӘР-Ү «ударить», диал. «бросать, кидать» > чув. пер-, мар. пер-, пäр- id. < гом. кыпч. бэр- «бирү» сүзеннән (ә < э > и), (чаг. рус дать «бирү; бәрү, сугу»). М. Рясянен һәм М.Р. Федотов (I: 413–414) бу сүзнең этимологиясен ялгыш юнәлештә эзлиләр һәм яз. монг. berege «таяк» сүзен китерәләр. Бәрү һәм бирү сүзләренең этимологик бердәйлегенә Л. Җәләй игътибар иткән. К. себ. бәр-ү «бирү».

Бәр-ү продуктив нигез: бәрел-ү, бәрен-ү, бәреш-ү, бәрдер-ү; бәргеч, бәрмә (музыка кораллары тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья