Тэтимол 2015

БӘРМӘЧЕК, диал. бәрмәнчек, бәрмәчлекей (Остроумов 1892: 55), бәрмәчтеки (ЗДС:111), бәрмәчлек (Ашмарин 1902: 112) «вербное воскресенье», «Лазарева суббота» (христианский праздник) бәр-ү һәм рус. верба сүзләренең контаминациясеннән гыйбарәт: язгы бер көнне кешеләрне урамга куу – өйдәгеләрне талчыбык белән «бәргәләү»; к. удм. диал. (Насибуллин) ъштър бэрмак < тат. ыштыр бәрмәк «бәрмәчек» (бу бәйрәмне ыштырларны ыргыту-бәрү көне дип аңлаудан), чув. вервä (Магницкий: 126–127), варпăнни id. Христиан бәйрәме мәҗүси бәйрәм-сөрән йолалары белән кушылган. Рус. вербное воскресенье сүзе лат. palmarii «пальма көне» сүзеннән калька; пасха бәйрәмендә христианнар Гайса пәйгамбәр табутына пальманың яшь ботак-яфракларын китереп тезәләр. Россиядә пальмаларны яфраклары (формасы белән) охшаш булган талчыбыкка алмаштырганнар. К. Фасмер III: 193.



Предыдущая статья            Следующая статья