Тэтимол 2015

БӘРӘҢГЕ, (ЗДС: 110) бәрәй «картофель, картошка» – Идел-Урал телләрендә таралган сүз, тат. телендә килеп чыккан булса кирәк – тат. диал. бәрәнке, мар., чув. паранкă, пәрәңге, бäрангы (ләкин болар норматив вариант түгел). Башк. диал. бүрәңке, бүреңке, мар. диал. бöрäнгы, бÿрäнгы, ш. ук венг. burgonya «бәрәңге» вариантлары бу сүзне бур. бөөрэнхы < бор. монг. bögürеkei «йомарлак, тубалак, йомры нәрсә» (>> рус. баранка «тоташ тәгәрмәч») сүзе белән бәйләргә мөмкинлек бирә (бöрәңкәй > бүәрәңкә > бүрәнке һәм бәрәнке: мондый ә < ö > ү болг. сүзләренә хас, к. Аркан, Әрмәк ). Тикшеренүләр бәрәңгенең күпләр уйланганча безгә Европадан түгел, көнчыгыштан – Себердән таралганлыгын күрсәтәләр. Бу bögürеkei – бөре сүзенең ише, к. Бөре. К. ш. ук чув. пуранхă «бәрәңге алмасы; бөре».

Удм. баранги, үзб. бәрәң һ.б.ш. «бәрәңге» < тат. Чув. вариантлар тур. к. Сергеев Л.П. Чувашские диалектные названия картофеля и их география // Диалекты и топонимия Поволжья. Чебоксары, 1972: 53–62. Бәрәңге сүзе Мари-Элдагы татар авылы Бәрәңгедән таралган (тәүләп шунда иккәннәр) дигән фикер игътибарга лаеклы; бу авыл исеме шундагы зур гына Параньга елгасы исеменнән (к. Галкин: 150).

Бәрәңге сүзенең бүтән аңлатмалары: гар. > иске тат. фәрәңги «Европаныкы, франкларның» сүзеннән (К. Насыйри), Беринг (Ерак Көнч. диңгезләрен тикшергән сәяхәтче) исеменнән (Н.К. Дмитриев), рус. диал. мериканка < американка «бәрәңге» сүзеннән (В.Г. Егоров), рус. сөйл. паренька «пешерелеп (парландырып) ашала торган тамыразык (шалкан, бәрәңге)» сүзеннән (Рясянен) – бүрәнке вариантын аңлата алмыйлар). Ахметьянов 1989: 53–54 (тәфсиллерәк аңлатыла); Тимергалин: 87–88.



Предыдущая статья            Следующая статья