Тэтимол 2015

БӘРӘН «ягнёнок; козлёнок (реже)», диал. (ЗДС: 110–111) бәрәх, бәрәч, бәрәк, бәрәкәч id. ~ чув. диал. пудрам, порам, перам, пäран, мар. паран, пäрäн id. ~ үзб., таҗ. барра «бәрән; илтер (каракүл) бәрәне», рус., гом. слав. баран «кучкар, сарык тәкәсе» һ.б. (дөньядагы күп телләрдә охшаш сүзләр бар) – сарыклар чыгарган авазларга тәкълиттән, к. тат. бәр-бәр, бәрә-бәрә, бәрәш-бәрәш ~ рус. баря-баря сарыкларны чакыру ымлыгы. Тат. диал. бәрәч ~ рус. барашка – очраклы охшашлык түгел. Ләкин тат. сүзләре рус теленнән алынмаган. Чаг. ш. ук бор. һинд-ир. brana «алтын мөгезле тәкә». Бор. ир. халыкларда сарык тәкәсе фарнның, ягъни яшәү, тереклек ялкынының чагылышы булган, к. МНМ II: 557–558. Преображенский I: 16; Федотов I: 399. К. Бәкәй, Кучкар.

Дерив.: бәрәнле, бәрәнсез; бәрәнлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья