Тэтимол 2015

БӘЛТУАР «титул правителя Булгарии» – бу бик бәхәсле термин: Ибне Фазлан язмаларында (аларның күчермәсендә) ачык язылмаган сүзне белгуар (Н. Исәнбәт), илтәбәр (күпчелек), йылтуар (И.Г. Добродомов), бәлтуар, белтуар дип (Р. Фәхретдинов) укыйлар. Һәм, безнеңчә, Р. Фәхретдинов хаклы, чөнки чув. телендә патвар «батыр, герой» сүзе бор. бәлтуардан гына килеп чыга ала. Бәлтуар исә фар. пäртаван «сәргаскәр», «парфян» сүзеннән булуы бик мөмкин. К. Фәхретдинов: 63, 69.



Предыдущая статья            Следующая статья