Тэтимол 2015

БӘЛЛҮ II(Мөхәммәдьяр, Максуди кебек әдипләр телендә) «известно, конкретно; известный, славный»; чув. паллă > мар. палы id. иске тат. теленнән кереп калган булса кирәк. Төр. belli < бор. төрки (ДТС: 94, 100) bellük, bellüg «билгеле, данлы». К. ш. ук кр.-тат. (Dobr. I: 293–294) bel, belge, belgĭ «ишарәт, галәмәт; документ».

Бу сүз билге белән тамырдаш булса кирәк. К. Билге.



Предыдущая статья            Следующая статья