Тэтимол 2015

БӘЛЛҮ I[бәллĕw], диал. бәлли «люлька, колыбель» > мар. диал. балу, удм. бали, балли id. ~ к.-балк. белляу «бәллү; бишек җыры», үзб. балла-, бäллä-, як. билкā- «бала тирбәтү» һ.б. Ләкин төп материал тат. теленең үзендә, к. тат. сөйл. бәвеллә-ү, бәүлә-ү «бәби тирбәтү», бәвелдерек «маятник» (Вәлиди II: 471), бәвелт-ү, бәвет-ү «көйләп тирбәтеп йоклату яки тынычландыру» һ.б. бәү ымлыгыннан ясалган сүзләр. К. Әлли-бәлли, Бишек.



Предыдущая статья            Следующая статья