Тэтимол 2015

БӘЛЕШ, диал. бәләш, пәләш, (ЗДС: 123, 523) билеш, мәләц, пәлиц, себ. (Тумашева 1992: 150) мәлец < мәлеч «большой круглый пирог; беляш» > чув. пелĕш, мар. палыш, пäлыш, удм. бальыш, рус. беляш id. Татар этимологиясендә традицион аңлатма: баһалы аш сүзеннән (ДС II: 33). Ләкин бу халык этимологиясенә тартым. Ышандырырлыграк этимология дә юк. Кайберәүләр бор. төрки, монг. балиш «бик зур акча берәмлеге» сүзе белән чагыштыралар, к. Тимергалин: 86.

К. ш. ук фар. палез, пализ «янбакча, ишек алды бакчасы; пәрәмәч төре, бәлеш» < бор. фар. pairi daeza «киртәләнгән бакча» (шуннан к. Фирдәвес ). Фар. телендә ашамлык атамалары гөлчәчәкләр һ.б.ш.дан килүчән (к. Гөбәдия, Гөлләч һ.б.). Чаг. каз. (ҚТДС: 64) бәләш > белес «артбакча, яшелчә бакчасы».



Предыдущая статья            Следующая статья