Тэтимол 2015

БӘЙРӘМ «праздник», тат. диал., башк. һәм гом. кыпч. байрам << бор. һинд-ир. verethragna «Рагнаны – явызлык һәм кыш рухын җиңүче, Индра (иң зур тәңреләрнең берсе)» сүзеннән. Бу сүз ир. тел һәм диалектларында төрле үзгәрешләр кичергән һәм төрки-монголлар бу сүзне төрле чыганаклардан алганнар. Бәйрәм < байрам, К. Насыйри күрсәткәнчә (ЛТ I: 107), турыдан-туры фар. Бäһрам < бäһар ангам «яз тәңресе», бäһар (иске тат. бәһар) «яз» сүзләреннән (шуннан ук Афанасий Никитин телендә баграмъ, багримъ ← бäһар «язгы бәйрәм» һәм улубагръ «олы бәһар» – «яз бәйрәме»). Монг. байар, бейыр «язгы бәйрәм» сүзе дә шул беһар, *бәһыр сүзеннән булса кирәк. Бор. төрки baram, barem варианты verethragna cүзенең икенче бер (сугд.) чагылышыннан (борынгы h < th = ç < ҙ). К. фар. бэдрам «бәйрәм, туй, сый». Чаг. төр. диал. (Steuerwald: 102) bayra- «бәйрәм итү».

Чув. пейрем «бәйрәм» < тат., мар. байрам, агабайрам «яз бәйрәме (Гордеев II: 187) < болг. (ага «олы» болг. сүзе), удм. байрам, бäйрäм < тат.; чув. вирĕм «пасха, олы көн (христианнарда язгы дини бәйрәм)» бор. бер ир. чыганактан булса кирәк. К. бор. төрки (КБ) байрым «җомга көне». ЭСТЯ II: 35–36.

Дерив.: бәйрәмлә-ү, бәйрәмче.



Предыдущая статья            Следующая статья