Тэтимол 2015

БӘЙЛЕК «завязка», как грамматический термин «послелог» – сирәк кулланыла торган бәй «киндерә очы» сүзеннән, к. Бәй.

Грамматик термин буларак бу сүзнең төрки параллельләре (төрек галимәсе Әминә Наскали буенча) кызыклы: к.-балк. байлав, ком. байлавуч, кырг. байламча, үзб. боғловчи, уйг. бағлиғучи, хак. палганты < пагланты «багланты», кр.-тат. бағлайычы, аз. бағлайыҗы, төркм. бааглайыҗы; төр. bağlaç, шуннан булса кирәк үрнәк алып, шор грамматикасында паглаш. Бүтән төрки телләрдә «бәйлек» мәгъ. сүзләр үзгәчә ясала. К. Dobr. I: 240. Иске әд. телебездә бәйлек һәм шуңа охшаш сүзчекләр гарәпчә әдат (төп мәгънәсе «инструмент») дип аталган. Әдат тур. Тимергалин: 52.



Предыдущая статья            Следующая статья