Тэтимол 2015

БӘЙ I«привязь», «моток ниток для вязания» (ДС II: 66) < гом. төрки (тат. диал. к. ДС II: 48, ТТДС I: 65) бай id. сүзеннән бор. тат. телендә (а > ә) килеп чыккан, бор. төрки ба- тамырыннан (к. Бау ). Палаталь вариант – тат. теле билгесе булганлыктан, башк. бәй дә татарчадан алынган дип уйларга кирәк. Бәй сүзенең бор. тат. бәй- фигыль коррелянты булган, к. диал. бәйгеч «бәйләвеч», чув. пайав, пайăв < бор. тат. *бәю «бәйләү» (исем фигыль).

Бәй, бәй- сүзеннән бик күп сүзләр ясалган: бәйлә-ү, бәйләм, бәйләмә, бәйләвеч, бәйлән-ү (бу сүзнең мәгънә структурасы рус теленең «привязаться» сүзеннән калька булса кирәк). К. аерым каралган Бәйлән-ү, Бәйлә-ү, Бәйле, Бәйлек. К. Баг II.



Предыдущая статья            Следующая статья