Тэтимол 2015

БӘҖӘНӘК «печенег» ~ бор. төрки bečänäk (МК), бор. рус. печенъг, венг. besenyö, бор. төрки гарәпчә язылышы ﺑﺎﺠﺎﻧﺎﻖ, ﺑﺎﺠﻨﺎﻖ , бор. грек. (Византия) πατζιναχος, πατζιναχίτης, лат. pasinaci, pacinakitae, бор. әрм. pacinak «бәҗәнәк, баҗанак халкы». Кайбер чыганакларда беренче иҗектә -i- авазы күренә: венгер. picenati, бор. пол. pincenakiti id. Бор. төрки тарихи әсәрләрдә bečene «күк ханның өченче углы», «изгелектә тырыш», «тырыш, эшчән», имеш (к. Мухамедова 1977: 47–51 һ.б.). Гомумән, этимологияләрнең иң ышандырырлыгы – бәҗәнәк, баҗанак гом. төрки баҗанак «баҗаларның берсе» дигән иске караш, к. Баҗа.

Бәҗәнәкләр бер кешенең (ихтимал, Коркытның, к. Коркыт ата ) баҗалары булып, VIII г. Идел-Җаек аралыгында оешканнар. Аларның кабилә һәм кеше исемнәре безгә аңлашылмый. X г. башларында аларны кыпчак-куманнар тар-мар итә. Шуннан бәҗәнәкләр хәз. Көньяк Украинага күченгәннәр. Русча Кто к нам с мечом придет, от меча и погибнет дигән сүз бәҗәнәк мәкаленнән тәрҗемә икән: бәҗәнәкләр шулай дип рус кенәзе Святославны тар-мар иткәч әйткәннәр. Бу хакта иске рус елъязмаларына таянып М.В. Ломоносов үзенең «Древняя Российская история...» китабында яза. Ләкин кыпчак-куманнар бәҗәнәкләрне тагын килеп җиңгәннәр, теге мәкаль дөрескә чыкмаган. Порфирородный К. О северных скифах // Из глубины столетий (сборник древних текстов). Казань, 2004: 88–97 (Пачинакитлар тур. иң кыйммәтле чыганак); Ломоносов М.В. Древняя Российская история от начала российского народа до кончины великого князя Ярослава первого. СПб., 1766 (соңыннан берничә тапкыр нәшер ителгән). Гомумән, бәҗәнәкләр тур. төр., рус, венг. телләрендә зур әдәбият бар.



Предыдущая статья            Следующая статья