Тэтимол 2015

БӘҖ «паз (в срубе)» – ошбу яңгырашта (бәҗ алу фраземасында һ.б.) төньяк-көнб. Башкортстанда, пас-йек «бәҗ-җек» парлы сүзендә Себердә (ЗДС: 520) кулланыла. Рус. паз сүзеннән килә дияргә монда бәҗнең фонетик йөзе һәм рус сүзенең үзенең канәгатьләндерерлек этимологиясе юклыгы комачаулый. К. ш. ук башк. бажым, бажыу «бәҗ», базау «ырмау; ырмаулау», төркм. диал. (ТДГДС: 30) баҗоv «иң кечкенә арык, сугару канавы», алт. диал. (Баскаков 1972: 240) пас ал – «бәҗ алу» (ихтимал, татарчадандыр). Арытабан ачык түгел (чаг. фар. бäст «бәй, эләктергеч» һ.б.).

Рус. паз үзе болг. теленнән булса кирәк (бор. рус кенәзлекләрендә болгар осталары эшләгәнлеге билгеле).



Предыдущая статья            Следующая статья