Тэтимол 2015

БӘЕТ [бәйĕт] «лиро-эпический фольклорный жанр – стихотворный рассказ о достопримечательном случае, происшедшем в течение года – между двумя праздниками навруз » – асылда «нәүрүз бәйтләре» тәгъбиреннән: бәйт гар. «кушык, строфа», төп мәгъ. «өй». Нәүрүз көнендә ел тәүлегендә булып үткән гыйбрәтле вакыйгалар турында шигырь язу фар.-төрки дөньясында күп гасырлардан бирле килгән. Шуңа күрә дә бәетләр «фәлән карьяда, фәлән сәнәдә, фәлән вакыйгалар заһир булды» дип башланалар. Бәет чыгару һәм нәүрүз бәйрәмендә шигырь уку – татар халкының югары рухи мәдәниятен күрсәткән факт.

Хәз. әд. телдә бәйт «ике юллык шигырь кушыгы» сүзе дә кулланыла. Тимергалин: 84. К. Бәйт.



Предыдущая статья            Следующая статья