Тэтимол 2015

БӘБИ, диал. бәбә, бәбәй, (ДС I: 34) бибә, бәббә (башлыча колын тур.), бәбеч, бәпеч (шуннан тал бәбчеге < бәпеччеге «песие») «младенец» ~ башк. бәпәй, бәпес, ком. бебей «бәби, күз бәбәге», кар. бебей, бэбэй, аз. диал. (АДДЛ: 66) бәби «курчак», болг. Д. бебе «бәби; курчак» < төр. bebe, bebek «бәби» һ.б. киң таралган ономопоэтик сүз, к. эвенк., эвен. бэбэ «бәби; бишек», маньч. бәбу «бишек», як. биэбэ, биэбэкэ «нарасый, балакай, бәпкәм», бур. бүүбэй «бэби; бишек», һинд. babuwa «бала, малай; уенчык, ташкурчак», инг. baby «бәби», алб. bebё һ.б. (Pokorny: 91–98). Kluge: 80, 678.

Добр. тат. (Dobr. I: 288) bebiy, кулланылыш тирәлегенә караганда (menĭm anam kelĭnnĭ bebiydiy süyer) шундагы безнең мөһаҗир татарлар теленнән килә.

Бу ише сүзләрнең бер тармагы кошларга нисбәт ителә: тат., башк. бәпкә, бипкә, биби «каз яки үрдәк баласы», госм. bāba «бәбкә; күркә»; күз әгъзаларын һәм бөрене белдерү дә күзәтелә: тат., башк. бәбәк, бәбәнәк, бәбәгә ~ чув. папак, папакка «тал бәбәге, бала», аз. бәбәнәк «балтырган һ.б. бәбәге», бор. төрки, төр. bеbеk, төркм. бәәбенек «күз алмасы» (Мухамедова 1973: 69) һ.б. к. Бишек.

Бәби нигезенең тамырлары, гомумән, баба ныкына охшаш булса да, бәбәй < бабай дип раслауның кирәге юк шикелле. Ләкин онык ~ дәвәти мәгънә багланышы изосемантик характерга ия, к. ш. ук нәнәй ~ нәни.



Предыдущая статья            Следующая статья