Тэтимол 2015

БӘБӘК, диал. бәбәнәк «зрачок», «зеница», күч. «глазное яблоко, зенко» – бәбәнәк аңа караган кеше үзе «бәби» рәвештә (бик кечкенә булып) чагылудан килеп чыккан мәгънә. К. С. Сараида күз бәбәге ~ төр. göz bebegi «бәбәк». Бу кызыклы мәгъ. күчеше тур. Д.Б. Рамазанова (1993: 36–37) бик тәфсилләп һәм төрле тикшеренүчеләрнең фикерләрен дә китереп яза: күз бәбәге белән беррәттән күз бәбәе, күз нәние тәгъбирләре бар; күз карасына җентекләп караган ирләр «күз кызын» ягъни үз йөзләренең чагылышын күрәләр; ләкин борынгылар, элеккеләр кеше күзендә «кечкенә кеше» бар дип уйлаганнар. К. Бәби. ЭСТЯ II: 95–96.



Предыдущая статья            Следующая статья