Тэтимол 2015

БАЯР[баºйар] тар. «помещик (русский)» – бу мәгънәдә шулай язылырга тиешле, югыйсә татар басмаларында күп еллардан бирле «рус алпавыты» мәгъ. сүзне дә, «рус феодалы – үзенә гаскәр тоткан бай»ны да бер бояр (русча укыла: бōяр ) язылышында бирәләр.

Тат. әд. телендәге баяр (башк., удм., мар. телләрендә, шулай ук нуг., каз., аз. һ.б. байар) – «рус алпавыты» сүзе бор. рус. боярове дети сүзеннән. Шулай дип боярларның гаскәри башлыкларын атаганнар. Аларга яулап алынган территорияләрдә зур-зур кишәрләр бирелә торган булган. «Алпавыт» мәгъ. шуннан.

Бор. Русь һәм бор. (славян) Болгария дәүләтләрендә бояр, боляр дип үзенә гаскәр тотарга хокуклы булган эре феодалны атаганнар. Бу сүз VIII г. Дунай буйларын яулап алган һәм шундагы Болгарияне оештырган төрки болгардан калган һәм асылда бойла эр дигән бор. төрки титулдан кыскарган. Бу титулда эр «ир, батыр» булса, бойла, багийлә – VII–IX г. Дунай буйларыннан Кореягә кадәр барча төркиләрдә билгеле булган идарәче титулы. Бойлә, гадәттә, үзе генә кулланылмаган, ул бойля таркан, бойля бага, ичиргү бойлә, бойлә эр, бойля эр капаган кебек тезмәләр составында еш очрый.

Бойлә сүзенең беренчел мәгънәсе «халык вәкиле, хәким, судья» булган дип уйлыйлар. Ул бор. бой, бод «халык төркеме, кавем, кабилә» сүзеннән ясалган һәм кабиләнең үзәк хөкүмәт каршындагы вәкилен белдергән.

Бой сүзе (рус. бой кебек укыла) төрке һәм морд. телләрендә (төрки телләрдән кереп) сакланган. Тат. телендә, Н. Исәнбәт китергән Үтмәс ярлык – буйга хурлык мәкален исәпкә алмаганда, бу сүз сакланмаган. Ләкин, бик ихтимал, буй «кабилә, дәүләт башында торган дүрт кабиләнең берсе», асылда буй «бәдән, бөтен тән, озынлык» белән бердәйдер.

Баяр сүзен төрки бай эр «бай ир» дип аңлатулар – абсурд, чөнки баяр сүзе тик русларга (шуларга ияргән нимесләргә һ.б.) карый, татарлар үз алпавытларын баяр дип атамаганнар. Тимергалин: 101. К. Бояр.



Предыдущая статья            Следующая статья