Тэтимол 2015

БАЯГЫ [баºйағ ы̌] «давешний; упомянутый» < гом. кыпч. байағы, каз. банағы, манағы, уйг. байақы, алт. байаға, пийеги, добр. (Akb: 34) banagı id. байа сүзенә -ғы//-қы кушымчасы ялганып ясалган; кайбер шивәләрдә байағы «бая» мәгъ. кулланылуы – семантик үзгәрешләр нәтиҗәсе; каз. байырғы, кырг. байырқы «бая» баягы моделендә байыр < байагыр нигезеннән ясалган. К. сары уйг. (Малов: 53) пiāгыр «баягы».

Гомумән, байа, байагы сүзләренең фономорфологик вариантлары төрки телләрдә (бигрәк тә як. телендә) гадәnтән тыш күп, ләкин аларның барысын да без биредә тәкъдим иткән схемадан (бай-, байыр-, байчыр- фигыльләреннән) чыгып аңлатып була шикелле. К. Бая.



Предыдущая статья            Следующая статья