Тэтимол 2015

БАЯ[баºйа], себ. (Тумашева 1992: 170) пәйә «не так давно, недавно, давеча (обязательно сегодня)» > мар., удм. байа, чув. паян, паякăн id. Тат. кулланышлырак формасы баягынак > (ТТДС I: 65) баянақ – этимологиясе бик катлаулы сүз. Тат., башк., кырг., уйг., төркм., алт. диал. байа, алт., хак. пайа < бор. төрки (ДТС: 79) baja id. белән беррәттән кырг., каз. һ.б. байыры, байырқы «бая» сүзе дә бар. Э.В. Севортян баға, бағана формасын да таба (ЭСТЯ II: 30–32), гомумән, канәгатьләндерерлек аңлатма бирми (аныңча сүзнең тамырын баға юнәлешендә дию, безнеңчә, ялгыш).

Безнеңчә, гом. кыпч. (к. Баягы ), уйг. байа, төр. диал. bayı «бая» бай-, байы- «тукталу» сүзенең хәл фигыль формасыннан; шул ук фигыльнең бай-ыр- паронимыннан (бай «тукталыш» исем коррелянты нигезендә) *байыру (бор. уйг.) хәл фигыль формасыннан (фонетик үзгәрешләр кичереп) байыры формасы килеп чыккан; ниһаять, бай- фигыленең *байчы- интенсивлык формасыннан *байчыру «туктала төшеп, баярак» сүзе ясалган (ш. ук хәл фигыль), шуннан *бәйҗер > тат. бәзер, пәзер «бу арада, күптән түгел» (к. Бәзер ) яңгырашы, шуннан чув. паçăр «бая» килә. Баййа > бәйә > пәйә, хак. диал. пийэ кебек палатальләшү күренешләре интервокаль -й- тәэсирендә пәйда булганнар. Төр. bayakıt «баягынак».

Байчы- фигыль нигезе эвенк. (ССТМЯ I: 66) баjǯe- < бор. монг. баjǯа- «туктале; баярак» сүзендә чагыла.

Як. баагын ~ маагын, баайын ~ маайын «бая» тур. Иванов С.А.: 189–190. Төркм. байақ, байаһ тур. Мухамедова: 64.

Чыгт., угыз. байақ «бая» сүзе кушма сүздән гаплология юлы белән килеп чыккан (мәс., байа оқ > тат. баюк «бая ук» ) булса кирәк.

Чув. паян «бүген» < бор. тат. баягы-н булса кирәк. К. Федотов I: 392–393. Гомумән, байа барча төрки телләрдә чагылышы булган сүзләрнең берсе.



Предыдущая статья            Следующая статья