Тэтимол 2015

БАШМАК II«тёлка» < гом. кыпч. башмақ (пашмақ, баспақ) id. сүзен баш мақ «киленгә бирелгән бүләк» дип аңлатырга мөмкин (килен төшергәндә аңар башмак бүләк иткәннәр, к. Таянчык ), чаг. башк. баш ат ~ нуг., каз. бас ат «калым белән бирелгән ат (ул кәләшнең атасына бирелгән)», к. башкорт-татар җырында Атасы бар – ат сорый, Инәсе бар – тун сорый; Кыелдырык җиңгәсе бар – Бер салмалык он сорый.

Икенче бер версия буенча, башмак «тана» бер яшьлек бозауның каты тоягы – «башмагы» пәйда булудан (к. Будагов I: 229). Алайса, башмак II башмаклы бозау тәгъбиреннән эллипсис. Кызганычка каршы, андый фразеологизм теркәлмәгән. Бор. төрки телләрдә (МК) Башмак I генә теркәлгән.

Һәрхәлдә Башмак I һәм Башмак II үзара бәйләнгән булырга тиеш. ЭСТЯ II: 93–94 (Э.В. Севортян да бу сүзләрнең этимологиясе томанлы булуын билгеләп үтә); Аникин: 125.



Предыдущая статья            Следующая статья