Тэтимол 2015

БАШМАК I«башмаки; туфля; головка обуви» < гом. кыпч. башмақ (баспақ, пашмақ) id. ~ як. басымыкы//баһымыкы «сыер аягы тиресеннән тегелгән итек, аякчу»; күп кенә күрше телләргә кергән сүз: ышандырырлык этимологиясе юк; чаг. кор. палмак «күн аякчу»; кырг. башмақ «аякчуның башы» < гом. төрки баш һәм фар. пак «кием, каплавыч» (чаг. Калпак, Күлмәк, Паймак ) дип аңлатып була. К. ш. ук Башай, Башмак II. Ахметьянов 1989: 67; Аникин: 124–125 (төрле фаразлар китерелә).

Дерив.: башмакчы (һөнәрче, ш. ук «мәчеттә башмаклар саклаучы»); башмаклык «кәләшнең анасына бүләк төре».



Предыдущая статья            Следующая статья