Тэтимол 2015

БАШКОРТ, диал. башкырт «башкир», иске рус. башкирятин, башкурт (төрле чыганаклардагы язылышлар тур. к. Башкирская этнонимия), иске тат. («Җәмигъ әт-тәварих»та) бачкыр. Бу сүз тур. күп язылган. Сүз үзе башкортча түгел, а–о сузыклар чылбыры, башкорт телчесе Ә. Биишев әйткәнчә, бу телгә хас түгел һәм ошбу этнонимның кушма сүздән килеп чыкканлыгын дәлилли. Иң тәүләп теркәлгән вариант баҗгирд  – хәзәрләргә хезмәт иткән бер кеше исеме (ихтимал, чин яки һөнәр атамасы). Рус. башкир варианты сыз бор. бер чыганактан килә. ХVIII г. рус документларында башкурут дип тә языла. Безнеңчә, бу вариант монг. телендә пәйда булган: башкир-ут (-ут, -уд күп. кушымчасы) кире ассимиляция буенча башкурутка әверелгән. XIII гасырда монголлар яулап алынган җирләрдә халык атамаларына -уд кушымчасын өстәгәннәр, мәс., орусуд «руслар», черкесуд «чиркәсләр». Безнең фараз башкурут вариантын да, башкурт (к. элекке Башкурдистан) варианты ясалышын да аңлаешлы итә. Бор. варианттагы йомшак -д΄ белән бергә тәүдә йомшак -г- булганлыгын бу сүзнең бор. гар. башҗәрд яки башҗирд рәвешендә язылуы да раслый (гар. телендә йомшак г һәрчак җ авазына күчә). Димәк, тәүге, нигез вариант әлеге баҗгирд. Бу сүз фарсыча кушма баҗгир «баҗ алучы» яки бахшгир «салым җыючы» сүзләренә охшаш. Урта Азиядәге башкирд, башгирд сыртлары баҗ алу линияләре – чикләре булган бугай. Һәм күрсәтелгән баҗгирд хәзәрләрнең салым җыючысы – кондатьер гына булган, ахыры.

Башкорт теленең төп үзенчәлекләре төрки телләр фонында түбәндәге тоталь күчешләре белән билгеләнә:

1) ч > с // с > һ (ягъни барча ч авазлары с авазына күчкәч, гом. төрки с авазлары һ авазына әверелә);

2) ассимиляция һәм диссимиляция күренешләренең көчле үсешкәнлеге (мәс., кызлар > кыҙҙар һәм атлар > аттар дигәндә ассимиляция, юллар > юлдар, илләр > илдәр дигәндә диссимиляция);

3) нигездә татарча вокализм.

Әйтелгәннәрдән тыш, башк. теле асылда кайбер сөйләшләрдә генә еш кулланыла торган ҙ һәм ç авазлары булуы белән дә характерлана. Шулардан ҙ авазы тат. сөйләшләрендә дә очрый (мәс., башкортлардан ерак торган дөб. сөйләшендә).

Беренче төр («һ» авазы белән характерланган) фонетик үзенчәлек башкорт халык составына кергән монгол-бурят компонентыннан килә. Икенче төр (ассимиляция-диссимиляция) үзенчәлеге барча (себер татарларыннан тыш) себер төркиләренә һәм дә кыргыз вә казак телләренә хас. Башк. ҙ һәм ç авазлары сәлҗигут (угыз-төркм.) компоненты белән баглы (бу компонент татар халкында да бар, к. Сәлҗук сүзен).

Башк. һәм тат. (ш. ук. чув.) телләренең вокализмы (сузык авазларның составы һәм кулланылыш закончалыклары) уртак бер чыганактан, безнеңчә, бор. тат. теленнән таралган.

Гомумән, башкорт халкы баштан ук төрле төрки, угор, монгол кавем-кабилә кыйпылчыкларының конгломераты булган. Төрле төркемнәр дошманнардан качып яки мәҗбүрән күчерелеп бу аулак, таулы-урманлы Урал регионына килгәннәр. Аларны берзаман башгирдлар берләштерсәләр дә, биредә бердәм хуҗалык һәм көчле, тотрыклы дәүләт корылмаган. Көньяк Урал төбәгенең кырыс табигате, юлсызлык гетероген халаекка күпләп үрчергә дә, ныклап берләшергә дә мөмкинлек бирмәгән. Монгол яулары килер алдыннан баҗгирдлар ~ бачкырлар бик көчәеп, монголларга каршы уңышлы гына көрәшкәннәр, әмма монгол дипломатиясе коткылары аркасында монголларга кушылып, аларның ерак йөреш-һөҗүмнәрендә катнашканнар. Нәтиҗәдә башкортларның төп конструктив көчләре таркалган. «Заятүләк» эпосы азагында элекке дәүләт «булмаган кебек бетте» сүзләре шул заман хәлләрен чагылдыра бугай.

XVI–XVII гг. башкортларга мөстәкыйль дәүләт оештырырга тагын мөмкинчелек туган, ләкин башкортлар шуннан файдалана белмәгәннәр (монда сугышчан калмыклар да кире роль уйнаганнар бугай). XVII г. бирле башкорт дип Башкортстандагы татарларны һ.б. атау күзәтелә. XVIII г. вакыйгаларны үз күзе белән күргән танылган администратор һәм тарихчы В.Н.Татищев сүзләренә караганда, башкортларның дүрттән өч өлеше кырып бетерелгән. К. «Мирас», № 7, 2007 (безнең мәкалә. – Р.Ә.).



Предыдущая статья            Следующая статья