Тэтимол 2015

БАШКАР-У I«совершить, выполнить; управлять; регулировать» ~ чыгт., кырг., уйг., тув. һ.б. башқар-, нуг., каз., к.-калп. басқар-, төр., аз. башар-, чув. пуçар-, пуçхар-, пушкар- (соңгы вариант һичшиксез татарчадан), уйг. башқур- id. ДТСта юк, ләкин бик бор. сүз, к. бәҗәр-ү ~ баҗар-у. Бу ике вариантның уртак нигезе л > ш күчешеннән элек үк булган.

Дерив.: башкарыл-у, башкарын-у «үз-үзеңә хезмәт күрсәтү»; башкармá (киң кулланышлы административ термин), башкаручан һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья