Тэтимол 2015

БАШ, себ. паш «голова; головной» < гом. кыпч., уйг., угыз. баш, алт. диал. паш, нуг., каз., к.-калп., як. бас, хак. пас һ.б. ~ чув. поç > пуç, тув. бäш, бор. төрки (ДТС: 81–82) baš id. Чув. варианты болг. баж < *балч вариантыннан закончалыклы рәвештә килә (әйтергә кирәк, бу вариантны реконструкцияләүдә Э.В. Севортянның хезмәте зур); ул вариантның төбендә «үсү, баш калкыту» (фигыль мәгъ.), «үсемлек сабагының югары өлеше, башка, бәрчә» (исем мәгъ.) һәм башақ < баш-ақ сүзе фигыль мәгънәсеннән ясалган дигән фикер дә бар. Бор. балч тамырына нан. һ.б. балǯа, балǯир «йөз, баш; түбә» һәм балди- «туу, туып үсү» сүзләре тоташа (к. ССТМЯ I: 69–70). Шуннан чыгып, баш сүзе балды «канкардәш» сүзе белән тамырдаш дип карала (к. Балды, Балдыз, Балтырган ).

Баш < балч < *балти тамырының таралуы бор. төркиләр белән бор. тунгус-маньчжурлар арасында дуаль (киленнәр алмашулы) мөнәсәбәтләр заманыннан калган булса кирәк. Баш сүзенең төрле төрки телләрдә «калым; ыру» мәгънәләре булуы да шуңа дәлил. Räsänen 1969: 452; ЭСТЯ II: 85–88; Федотов I: 452–453. Балч > баҗ тармагы тур. к. Бәҗәр-ү.

Баш бик продуктив нигез: башлы, башсыз; башлык (бик төрле мәгъ. очрый); башла-у; башлаш; башмак; башка, башкар-у (һәр ике омонимик сүздә); сирәгрәк очрый торган сүзләрдән – башкы, башча, башчы. К. ш. ук Башай, Башантай, Башак.

Баш йорт (кодаларны кабул итү йорты), башка чыгу тәгъбирләре тур. Ахметьянов 1981: 79–80. Рамазанова 2013: 13–20.

Рус. баш һәм аның күпсанлы дериватлары тур. к. Заимствования…: 100–114.



Предыдущая статья            Следующая статья