Тэтимол 2015

БАХБАЙ «лошадка (в детском языке); конь» – ат чакыру ымлыгы баһ-баһ сүзеннән (баһ-бай) > мар., чув. пах, паххи id.. Бу ымлык исә бор. сармат (? к. Гордеев I: 206) бах «ат» сүзеннән, к. рус. диал. бах «җәләхә, арык ат», бор. рус. бахмат «ат» («татарская лошадь» диелгән, к. Срезневский), осет., ингуш. (Абаев I: 256) бәх «ат», груз. бахи «начар гына ат» һ.б., к. ш. ук башк. диал. (БҺҺ II: 41, 64) бахмис «чабышкы ат», бәхмис «дәү ат». Ахметьянов 1989: 72.

Уйг. пихпай «йонлач» сүзе мәгъ. җәһәтеннән бахбай га бигүк ошамый, бәлки Үзәк Азиядәге йонлы кыргый атлар тур. сүз барадыр.



Предыдущая статья            Следующая статья