Тэтимол 2015

БАУ [баºw] «верёвка» < гом. кыпч. баw (бау, бав, кырг. боо) < гом. төрки бāғ «бау; төргәк, бәйләм» (ЭСТЯ II: 13–17) бор. bā- «бәйлә-ү» сүзеннән ясалган (ba-γ), к. бор. bal- «бәйләнелү» һәм ban- «билгә буу»; гом. төрки бай «бәй» сүзе турыдан-туры бāғдан түгел, ә аерым бā-й- фигыль нигезеннән булса кирәк (чаг. тат. диал. бәйгеч «бәйләгеч»). К. Багла-, Баглы, Бәй.

Ба- фигыле монг. вә тунг.-маньч. телләрендә дә бар һәм кор. ра, раŋ «бау, киндерә» белән чагыштырыла (Ramstedt 1952: 179). К. ш. ук Мухамедова 1973: 63; ЭСТЯ II: 13–17.

Тат. диал. бау-шу < бор. төрки (ДТС: 77) baγ čoγ «төйнәлгән төргәкле таварлар» сүзеннән.



Предыдущая статья            Следующая статья