Тэтимол 2015

БАТЫР «храбрец, герой; богатырь; чемпион в борьбе» < гом. төрки батыр, матыр, баатыр, баатур һ.б. < бор. төрки baγatur, baγatır id., ш. ук титул; себ. багадыр «баһадир, каһарман» икенчел (фарсычадан яисә русчадан) булса кирәк; монг. батор, баатур «батыр» һ.б. (бик киң таралган сүз, к. Doerfer II: 366–377).

Бу сүз төрлечә аңлатыла: 1) һинд-ир. bahadur < бор. maha, bhaha «зур, бөек» һәм turas «көчле, тизгер» сүзләреннән гыйбарәт дип; 2) тибет. dbaa < dbaha «герой» һәм монг. аффиксы tur- сүзләреннән дип; 3) борынгы һунн патшасы – кытайча Маодунь исеменнән дип (к. Материалы по истории сюнну: 38–40) һ.б. К. Баһадир, Матур.

Рус. богатырь куман теленнән булса кирәк. ЭСТЯ II: 82–85; Федотов I: 391; ССТМЯ I: 61–62; Иванов 1993: 35.



Предыдущая статья            Следующая статья