Тэтимол 2015

БАТ-У, диал. пат-у «погрузиться; тонуть» (со многими вторичными значениями) < гом. кыпч. бат-, гом. төрки бат-, хак. пат-, чув. пот- > пут- id. (гомумән, күп кенә күч. мәгъ. кулланыла). Ошбу сүз чув. телендә татарчадан булса кирәк, чөнки пот- > пут- белән беррәттән пыт- (пытар- «яшерү; батыру») варианты – болг. сүзе дә шәйләнә.

Бат- тамыры монг. багта-, тунг.-маньч. бакта-, бат- «сыю, сыеп бетү, бату» (ССТМЯ I: 76–77) сүзе белән бердәй булса кирәк, к. себ. тат. (ДС I: 30) бат- «сыю, сыешу». Ихтимал, бу сүз *багы- фигыленең йөкл. юнәлешедер, к. кор. па- «бату, ташу» (Ramstedt 1952: 148); ЭСТЯ II: 78–80; Федотов I: 455.

Бат- продуктив нигез: батыл-у («батырга туры килү» мәгъ.), батын-у (диал. «фикерен, мәелен яшерү»), батыр-у (< баттыр-), баткыл, батма («бата-калка торган», мәс., «батма насус»); батык, батым, батынкы, батыш һ.б. (бу сүзләрдән икенчел дериватлар тармаклана). К. Баткак.



Предыдущая статья            Следующая статья