Тэтимол 2015

БАТРАК «батрак» < рус. (шуннан ук чув. патрак, мар., удм. батрак). Рус теленең үзендә бу сүзнең этимологиясе бәхәсле һәм төрлечә аңлатыла. Гадәттә, аны төрки телләрдән дип исәплиләр һәм чыннан да шулай уйларга нигезләр бар (әмма ышандырырлык арадаш дәлилчекләр генә җитми); ихтималлыклары түбәндәгечә:

батрак < иске тат. батырак «батырның урынбасары» (батыр «бурлакларның башлыгы»);

батрак < нуг. бадрақ, бадырақ нугай кабиләсе; бадраклар Казанда да яшәгәннәр (к. Продолжение древней российской вивлиофики: 146);

батрак < монг. батрагчин «фуражир, терлекче, мал караучы» (батра- «терлек ашату»);

батрак < монг. бартагчин, бэртэгчин «кара халык вәкиле» < сугд. prtkčn < санск. prtagjina id. (Владимирцов: 135);

батрак < бор. уйг. batraq, batraγ «тизрәк! җәһәт! ятьрәк!»;

батрак < калм. бадараг (~ мар. падра) «тәбәнәк базык кеше», шуннан нуг., каз. бадырай- «дәүлеге белән аерылып тору», «(күзе) акаю», бадырақ «батрак; акайкүз»;

батрак < тат. бәтрәк «түбән катлам кешесе», к. Бәтрәк;

батрак < себ. патрақ «сәләмә, эш киеме» (к. Тумашева 1992: 161) (< балтырак «итексез»?), патрат-у (< балтырат-у) «киемне җыйнаксыз кию». Бу ихтималлыкларның берәвен сайлау өчен материал – төгәлләргә мөмкинлек биргән текстлар, сүз кулланышлары һ.б. юк.

Батрак (бигрәк рус телендә) продуктив нигез: батраклы, батраксыз, батрачком (русчадан булса кирәк) – 1920 нче елларда авылларда батраклар комитеты. Батрак, батрақ элекке СССРдагы барча төрки телләрдә очрый, ләкин һичбер очракта рус теленнән түгел дип әйтеп булмый. Ахметьянов 1989: 163.



Предыдущая статья            Следующая статья