Тэтимол 2015

БАТМАН «мера веса (≈10 фунтов мёда или 4 пуда ржи, приравненного по цене); мера земли (1/4 десятины); кадка; сосуд из полого ствола дерева (для мёда)» > чув., мар. патман, удм., морд. батман < гом. кыпч. батман (кырг., каз., к.-калп. батпан) ~ барча төрки-монг. телләрендә билгеле сүз. Аның үлчәү берәмлек мәгънәсе (үзб. батман, уйг. патман һ.б.) орлык авырлыгыннан – бер батман чәчәрлек җирне белдерә (к. Jarring: 43); уйг. патманы, мәс., 573,44 кг арпа чәчәрлек җир мәйданы булган (к. ш. ук. Arat. 1943: 342–344). Авырлык үлчәме буларак батман гаять төрле конкрет мәгъ.: рус телендә генә дә 26 поттан башлап ике кадакка чаклы (к. Даль), төр. телендә дә шулай ук 1–4 кг (к. Redhouse), батман сүзенең бүтән икенчел мәгъ. дә күп, мәс., ком. «балчык чүлмәк; йон үлчәү берәмлеге» һ.б. К. Будагов I: 231, 589.

Батман сүзе тур. әдәбият чиксез. М. Рясянен (1969: 65) батман < бәзмән < фар. вазнäн «авырлыкча» (вäзн) дигән күптәнлеге (XIX г. бирле килгән) фикерне кабатлый. А. Габэн (1973: 63) бор. уйг. batman < сугд. ptm’n «үлчәм» ди. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 81–82) төрле фаразларны китерү белән чикләнә. Рус теле буенча этимологик хезмәтләрдә батман һәм бизмән//бәзмән сүзләренең тарихи бердәйлегенә шик белдерелә һәм батман сүзе бат-у сүзенә (үлчәүнең бер тәлинкәсе «бата», имеш) нисбәт ителә (к. Фасмер I: 134). А. Аникин (: 122) бу фикерне хаклы рәвештә кире кага. К. ш. ук Тимергалин: 79.

Безнеңчә, батман ~ уйг. бадман, монг. бадман «кытай кадагы (фунты)» бор. төрки баҙ «бал» сүзеннән, к. кар. бат, рус. арго (к. Вопросы социальной лингвистики. М. 1969: 413) баз «бал» (< бор. кыпч.); Үзәк Азиядә бат > пат «бал»; -ман исә ир. мэнн (к. Будагов II: 254), мани «авырлык үлчәү берәмлеге» ~ чыгт. ман id. Батман сүзенең бал белән баглы булуы тур. чуваш тарихчысы В.Д. Димитриев та яза (Димитриев 1982: 95–103); чув. пасман «батман» һәм батман сүзләренең бердәйлеге тур. к. Федотов I: 389, 390. К. ш. ук к.-балк. батман «умарта».

Батман сүзенең киң таралуы бор. заманнарда балның акча функциясендә йөргәнлегеннән килә: бал бу функциягә бик ярашлы – ул тиз бозылмый (чаг. мәкаль: бал бозылмый, кыз картаймый). Фонетик җәһәттән батман < бадман < баҙман > базман > бәзмән ~ бизмән бик ихтимал, хәтта закончалыклы; мондый күчешләр Үзәк Азиядә – уйгур мәдәнияте даирәсендә була алган. Шуннан төрле юллардан ике вариант батман һәм бәзмән Урта Идел регионына килеп ирешкән. Ахметьянов 1989: 155–157. К. Бизмән.

Батман продуктив нигез: батманлы, батманлык, батманла-у (чаг. бор. чыгт., монг. batmanla- «авырлыгын үлчәү», к. Поппе 1938: 113–143); фольклор телендә батман зур, авыр нәрсә мисалы (к. мәкальләр: Идел суы илле батман; Акылы бер батман; Батманбаш – әкият герое).



Предыдущая статья            Следующая статья