Тэтимол 2015

БАСЫМЧАК «кроткий; униженный», иск. «ступенька крыльца» ~ башк. базымсақ id., төркм., аз. басғанчақ, басғынчақ «басма; ишек алды басмасының бер тактасы». Хәз. тат. мәгънәсе басымчак итү тәгъбиреннән килә, төп мәгънәсен аңлаганда, бу фразеологизм «кимсетү» генә түгел, «кеше башына басып күтәрүлү, кешене үзенә басма тактасы итү» булып чыга. Басымчакка бака баш мәкалендә яр буе басмасы басмачык күз алдында тотылган. Тамыры, әлбәттә, бас-у.



Предыдущая статья            Следующая статья