БАС-У,  себ. пас-у  «наступать; стоять стоймя» (со многими вторичными значениями) < гом. төрки бас-, баас- (чув. пус- < пос-, мар. пыс-) id. Иң бор. төп төрки сүзләрнең берсе. Räsänen 1969: 64; ЭСТЯ I: 74–78; Федотов I: 448–449. Бас-  иң продуктив тамырларның берсе: басыл-у, басын-у  (басынып утыру «боегып утыру»), басыш-у, бастыр-у  (болардан тагын сүзләр ясала: басылдыр-у, басынкы, бастырык  һ.б.); баскын, баскыч, басмач.  К. Баскак, Басма, Басым  һ.б. (бу сүзләр фин-угор телләрендә дә очрый). Будагов I: 229–231.  |