Тэтимол 2015

БАСУ[баºс ы̌w], себ. пасу «пахотное поле», (ДС II: 44, 51) «ещё незасеянное поле», диал. (Радлов IV: 1528) басау (?) id. ~ чув. пос > пус, посă > пусă, посу > пусу, мар. пасу, пашу, пасо, удм. бусы «басу» – Идел-Урал дистинктив сүзе һәм ул тат. теленнән таралган; удм. варианты тат. теленең Идел-Урал регионында бор. заманда – XIII г. кадәр үк таралганлыгын күрсәтә, чөнки пермь телләрендә а > у шактый бор. күренеш (чув. а > о > у күчешләренең моңа катнашы юк).

Басу сүзе исемләшкән фигыльгә охшаган, ләкин мәгънәдәш фигыле беркайда да теркәлмәгән. Тәүдә басу исем түгел, сыйфат булган булса кирәк (басу җир тезмәсе булган) һәм ул иске кыпч. баз- «казу фигыле белән баглы. К. Котби телендә:

Чәтүк, ким öз баласын тогзун асрар,

Суңы һәм öзи бир гöр-түрпә базар,

ягъни «тугыз бала үстергән кыргый мәче соңында үзенең гүрен-төрбәсен үзе казый» (чүл кыргый мәчеләренең авырган чакларында комга өн казып ятулары тур.); тат. диал. (ТТДС I: 71) бас-у «казу» ~ як. бас- «җирне көрәп алу» бор. баз- яңгырашыннан булырга тиеш (тат. телендә бу сүз басу- «бастыру; изү» сүзе белән контаминацияләнгән). Баз- «казу» фигыле омоним сүзләр бас-у һәм баз-у «җөрьәт итү» тарафыннан читләтелгән булса кирәк. Күренгәнчә, басу тәүдә сөрелгән җирне түгел, казылган җирне аңлаткан.

Басу сүзенең баз сүзе белән багланышы шиксез дип әйтергә мөмкин. Әгәр төп нигез баз- яисә баз (исем) булса, басу < базсу (чаг. уйсу) булырга тиеш.

Басу сүзенең этимологиясе мөһим этногенетик әһәмияткә ия – ул бор. татарларның болгарлардан элек үк утрак тормышка күчкәнлеген дәлилли.

Räsänen 1969: 64; Федотов I: 450–451 (чув. пус, пусă < «басу» һәм пус, пусă «баз» сүзләрен аерым бирә һәм үзара багламый); Ахметьянов 1989: 52.

Басу продуктив нигез: басулы, басулык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья