Тэтимол 2015

БАСКАК «наместник хана Золотой Орды, баскак» < гом. кыпч. басқақ id., төп мәгънә «басучан, изүчән».

Баскак «Алтын Урда дәүләтенләге югары чин, губернатор» сүзен гадәттә «басып алучы, налог җыючы» дип күз алдына китерәләр. Бу сүз, чынлап та, бас-мак «басу, бастыру, басып тору» фигыленнән ясалса да, аның тарихы катлаулырак. Ул монг. телендәге даругачы сүзенең кыпчакча калькасы. Монг. дару- «басмак, таптамак»; даруга «басып алынган өлкә, биләмә, губерния»; даругачы «биләмә башлыгы». Даруга сүзе Алтын Урдада аерым биләмә үзәкләрен тоташтырган ямыл юлын да белдергән һәм шуннан рус. дорога сүзе торып калган. Әмма баскак сүзе андый мәгънәне алмаган.

Баскак сүзе турында Аникин: 131 (бай әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья