Тэтимол 2015

БАРЫС «барс» < гом. төрки барыс, барс, монг. бар, як. баарын «барыс; юлбарыс», Алтын Урдада барыс «гепард» < фар. барыс, бабрыс id. Ихтимал, һинд. бабыр, бабур «юлбарыс» һәм төрки ус (ДТС: 616) «зур бөркет» сүзләреннән торадыр (чаг. Барлас ): бабыр да, ус та ау хайваны булган. Фар. һ.б. барс, бабыр, бабрас < хатт. ha-prašš, хетт. paršana сүзеннән таралган, к. Иванов В.В. Разыскания в области языкознания // Этимология 1976. М., 1978; МНМ II: 48–49.

Гомумән, гепард, леопард һәм пардус, лат. pardalis һ.б. кайбер ерткыч хайван атамаларындагы пард өлеше дә барс ~ барыс сүзе белән тамырдаш булырга тиеш. Рус. пантера ~ ним. Panther, Pantel «каплан, леопард» та әлеге сүзләр рәтендә тора шикелле, к. Kluge: 627. Чаг. рус. барбос «зур эт».

Тат. прес, перес ~ рус. брысь дигән песиләрне куу ымлыгы да мәзкүр сүзләргә тамырдаш бугай.

Уникееллык хайваннар календаре исәбендә барыс елы мөчәл башыннан өченче ел – әйбәт ел дип исәпләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья