Тэтимол 2015

БАРСУЛА – одно из племён древней Булгарии.

Мәгълүм ки, бор. Болгардагы кабиләләрнең берсе бәрсула//барсула дип, аларның иле Барсулия дип аталган. Бу сүзне күп чыганаклардан билгеле барсил төрки этнонимы белән чагыштыралар.

Барсил этнонимына килгәндә, ул – Көнч. Европада пәйда булган иң тәүге төрки кавемнәрнең атамасы. Бор. әрм. чыганакларында 194–216 елларда барсилк һәм хазирк дигән ике кавемнең Дербент аша Кура бассейнына чыгуы хәбәр ителә. Аннары V г. әрм. тарихчысы М. Хоренлы барсилләрнең Идел дельтасында (аның җитмеш тармакка аерылып диңгезгә койган җирендә) яшәүләрен һәм хазирләр вә булглар белән дус, бергә булуларын хәбәр итә. Барсилләр хәзәрләр белән кыз алышып, кыз бирешеп торганнар. VIII г. хәзәрләрне һәм хәзәрләрнең союздашларын гарәп сәргаскәре Мәрвән ибне Мөхәммәд тар-мар иткәч, барсилләр (аларны көмеш болгар дип атаганнар бугай) Болгарга күченгәннәр. Болгар тарихында билгеле бәрәнҗәрләр дә аларга ияреп килгән шикелле. К. Бәрәнҗәр. Шунысы кызык, барсил «барыс» сүзеннән булса, хәзәр//кәзәр иске монгол һәм алтай төркиләре телендә «ау эте» дигән сүз. Барсилләр белән хәзәрләр үзара «ярышып», гепард белән бурзай кебек, шундый атама алмадылар микән? История татар I: 278, чаг. берсуат.



Предыдущая статья            Следующая статья