Тэтимол 2015

БАРМАК, себ. (Тумашева 1992: 168, 148) пармақ, мармақ, урта диал. (ТТДС I: 70), башк. диал. (БҺҺ III: 32) барнақ «палец».

Бу сүзнең ике варианты ике чыганактан килә: 1) бармак < гом. кыпч., уйг., гом. угыз һ.б. бармақ, 2) иске тат. барнак, төр. parnak, алт. диал. парбақ һ.б. < бор. төрки *barıηaq, *barınγaq «тоткыч, капшагыч» (← barı- «тоту, капшау» к. ЭСТЯ I: 66–68) тат. диал., төр. диал. barnaq >> чув. порна > пурна. Димәк, бор. төрки диалектларның күпчелегендә бу сүздә бор. ң > м, кайберләрендә ң > н күчеше йөз биргән. Иң кызыклысы шул ки, мар. парняш, парняшка < пäрнäскä ~ чув. пурнеске «уймак» сүзләре, һичшиксез, тат. диал. (ТТДС I: 70) барнасқа < барнақса (метатеза) «уймак, барнак савыты» сүзеннән киләләр (бүтән чыганак теркәлмәгән). Димәк, Урта Идел регионында иң бор. төрки тел – татар теле, аның барнақ дип сөйләгән борынгырак катламы булып чыга! Чув. порна < болг. *баºрнаһ, *баºрнах < бор. тат. барнақ, димәк бу сүзне болгарлар бор. татарлардан алганнар.

Барнак ~ бармак бу мәгънәдә иң бор. сүз түгел, моны як. бармак – эргэх (бор. уйг. äрäңäк), ә тув. салаа (к. Сала II ) булуы дәлилли. Бүтән төрки телләрдән туваларның бабаларыннан да элегрәк аерылган болгарларда да бармак бүтән сүз белән белдерелгәндер дип уйларга бөтен нигезләр бар.

Бармак сүзенең тамыры бари- < бары- «тоткалау» монг. телләрендә сакланган. Монда тән әгъзаларын белдергән ностратик тамырлар эзләүнең (Рамазанова 2013: 122) кирәклеге күренми.

Бармак продуктив нигез: бармаклы, бармаклык, бармаксыз, бармакса, бармакча; бармаклан-у һ.б. Бармак төрләре (баш бармак, имән бармак һ.б.) тур. ЗДС: 100–101; Тимергалин: 78; Рамазанова 2013: 112–117 (күп вариантлар һәм утызлап төрле аерым бармак атамалары күрсәтелә: аерым бармак атамалары тур. иң тәфсилле пассаж); Dobr. III: 29–30 (добр. пармақ сүзенең төрле мәгъ., ш. ук аерым бармак атамалары күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья