Тэтимол 2015

БАРЛАС «крылатый барс на гербе Татарстана (и Золотой Орды)», издавна используется и как имя собственное. Татарстан гербындагы ак барыс, асылда, барлас – канатлы барыс. Кояш нурлары фонында чабып барган канатлы барыс (гепард) Алтын Урда акчаларында бик еш очрый, шундый ук барыс бор. Енисей кыргызлары (хакаслар) байрагында да булган. Як. барылас «бөркет, барыс-кош» кангалас ыруының символы, монг. барулас, барула «бөркет, оча торган барыс» – бор. бер ыруның атамасы, чыгт. барлас, бәрләс «бөркет, сәргаскәр, батыр сугышчы» һ.б. сүзнең бар «барыс» һәм лаус «ләү, утлы бөркет» сүзләреннән ясалганлыгын күрсәтәләр.

Күп кенә сүзлекләрдә барлас монг. телләреннән таралган дип күрсәтелә. «Үзбәк Совет энциклопедиясе» моны катгый рәвештә кире кага һәм бу сүзне бор. төрки сүз дип раслый (үзбәкләрдә барлас дигән кабилә һәм ырулар бар, шуларның берсеннән Аксак Тимер чыккан). Ләкин сүз азагында кушымчасы (мондый очракта), чыннан да, монг. телләренә хас. Шуңа күрә барласның монг. сүзе булуы бик ихтимал. Чаг. Барсула.

Гомумән, барыс, барс > бар сүзе этноним буларак очсыз-кырыйсыз төрки дөньяның төрле почмакларында калкып чыга: ак барыс, ала барыс һәм барсган, барсил кабиләләре шулардан иң билгелеләре. Будагов I: 253–254; Räsänen 1969: 63.



Предыдущая статья            Следующая статья