Тэтимол 2015

БАРКЫЛДАК, баркылдык «утка» (аффективное название), кр.-тат. (Dobr. I: 261) barqıldaq «кыр үрдәге» ~ бор. төрки (ДТС: 78) baγïrlaq «чүрәгәй үрдәк». Бу сүз барча төрки телләрдә бар бугай, к. кырг., каз. барқылдақ «көчле тавыш белән күп сөйләүче кеше» – әлбәттә үрдәк атамасыннан күч. мәгъ. Барқылдақ, барқылдавық, барқылдық ← баркылда-у «барқ-барқ итү», к. югарыдагыны.

Сәеррәк рәвештә баркылдак сүзе белән башк. (БТДҺ: 262) парпылдақ ~ хак. парлах, парчых «сыерчык; чуартүш» һ.б. сүзләр буталыша. Ягъни баркылдак ~ парпылдак дип сыерчыкны да атыйлар. Хәлбуки үрдәк тавышы белән сыерчык тавышы охшаш түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья