Тэтимол 2015

БАРАБАН «барабан» < кр.-тат., төр. балабан «солдатларны өйрәткәндә, аю биеткәндә кулланыла торган барабан» сүзеннән. К. ш. ук ком., аз., уйг. балабан «арканда биюче чыгыш ясаганда уйнатыла торган быргы; арканда биюче үзе» < пәһлеван, к. Балабан, Балпан: кайбер бүтән очраклардагы кебек (к. кикелек > кикерек, челем > черем һ.б.ш.), монда да л > р; к. добр. татарлары әкиятендә: Anası man baraban [зур] sandıknı aşkanlar (Akb: 17) «анасы белән барабан сандыкны ачканнар». Хак. палабан кам «пәһлеван кам» – барабанчы (к. Чирiм тамырлары: 17). Рус. барабан тур. к. Аникин: 116.



Предыдущая статья            Следующая статья