Тэтимол 2015

БАЛЫК, диал. палық «рыба» < гом. төрки балық id. (к. ЭСТЯ II: 59–60), сүзнең төгәллекле этимологиясе юк, зур ихтималлык белән *бал-лыг «суныкы, сучан, сазныкы, сазчан» сүзеннән дип уйларга ярый, к. як. баллыгы «яшь шамбы», баллыгынай «шамбы уылдыгы; бака балалары», баллымах «балык тоту өчен уелган киң бәке». Һәрхәлдә төрки балық (бор. төрки balaq, balïq, к. ДТС: 80) чагыштырмача соң ясалган сүз һәм аның ясалышында очраклы моментлар роль уйнаган булса кирәк (мәс., табу йоласы яисә бу сүз балыкның бер төрен генә белдергәндер һ.б.).

Балык бор. төрки balıq (balčıq-balıq парлы сүз) «яра, былчырак» һәм balıq- «яралану» (ДТС: 80), ш. ук. balčıq, balčuq «балчык» сүзләре белән кардәшлеге дә бик ихтимал, к. чув. полă > пулă «балык», хак. палығ «чиләнеп – «сазланып» торган яра», к. ш. ук пычыргы. Барча бу сүзләрнең уртак тамыры *bal//bıl дип уйланыла һәм ул һинд-евр. *bal (шуннан, хосусан, рус. болото «саз» сүзе килә дип тә уйлыйлар) «саз; ак (?)» сүзе белән тамырдаш дигән ностратик фараз бар.

Балык «су хайваны» һәм бор. төрки balıq, baluq «кала, шәһәр» (ДТС: 80–81) сүзләренең бердәйлеге-түгеллеге бәхәсле шәй (к. Трубачев: 10–12). Кайбер телчеләр бу сүзләрнең бердәйлеген «сазламык > балчык > балчык дивар > кальга, кирмән» күчешләре ихтималлыгы белән раслыйлар. Чыннан да бор. төрки кальга-кирмәннәр ике кыса арасына сыек балчык коеп (к. Койма ) ясалган диварлар белән характерлы булганнар (коры һәм эссе климатта бу диварлар тиз кибеп, җитәрлек дәрәҗәдә ныклы киртә хасил иткәннәр). Чаг. монг. диал. балга, балаг, «җир балчык».

Балык продуктив нигез: балыкчы, балыкчылык; балыклы. Бу сүз төркиләр белән күрше халыклар телләренә дә үтеп кергән (чаг. рус. балык «каклаган балык» – кырым төркиләре шундый балык белән сату иткәннән дип уйлыйлар). К. Балыклау.

Räsänen 1969: 61; ЭСТЯ II: 59–60; Федотов I: 443.



Предыдущая статья            Следующая статья