Тэтимол 2015

БАЛЧЫК, диал. бәлчек (к. мәкаль: Акча – кылчык, бал – бәлчек) «ил, тина, слякоть; глина» < гом. төрки балчык > гом. монг. балчиг id., балчы-//былчы- (бор. төрки а ~ ы чиратлашуы) «сыеклану, ләм хәленә килү» борынгырак бал-//был- «сыеклану, сыек булу; сыеклык, су» исем-фигыль синкретик тамырыннан (бу тамыр бал белән дә, бала белән дә бәйле түгел, аерым сүз булган булырга тиеш); балчы-ның фонетик параллеле былчы-, шуннан тат. диал. былчык «күз эрене» (-чы//-че кушымчасы күп кенә фигыльләрдән яңа фигыль ясый: кыр → кырчы-, тип → типче-, тин → тинче-, чокы → чокчы- һ.б.), к. ш. ук. чув. пулчăк < полчăк һәм пылчак «балчык, ләм»; сүзнең уйг. балчук, балчуғ, госм. балчақ, тат. диал., уйг. палчық ~ хак. палчах, малчах вариантлары да бар. Бор. төрки balčıq «яңгыр».

«Балчык» мәгъ. кайбер телләрдә (бор. төрки, уйг.) балық < баллығ сүзе дә кулланыла (Мухамедова 1973: 66). Бу очракта сүзнең тамыры *бал икәнлеге шәйләнә.

Шул ук бал ~ был тамырыннан тув. балгаш, хак. палгас, алт. балкач > балкыш «сазламык, баткаклык» сүзеннән Балхаш күле исеме килә.

Рус. балчуг дигән топонимнар (мәс., Мәскәүдә Балчуг, Балчужная урамнары) һәм балка < төрки балка «сазламыклы тау арасы» сүзе дә шуңа тамырдаш. К. Балка, Балык, Былчырак, Пычрак, Пычыргы. Räsänen 1969: 60; Федотов I: 464–465; ЭСТЯ VII: 102–105.

Балчык продуктив нигез: балчыклы, балчыксыз, балчыклык; балчыкла-у, балчыклан-у; балчыксыл (туфрак), балчыкчыл (хайван, үсемлек).



Предыдущая статья            Следующая статья