Тэтимол 2015

БАЛТЫРГАН, диал. балдырған «борщевик; дягиль» < гом. кыпч. балтырған (күп кенә телләрдә сирәк кулланыла), алт., хак. палдырған, башк. диал. балдырған < монг. балдыргана, балчиргана id. (-гана//-гэнэ үсемлек атамалары ясагыч кушымча, чаг. себ. тат. каңа-у «күпләп үсү»); бу сүзнең монголчадан таралганлыгына бер дәлил: Н. Барбаро «татарлар (монголлар) дала буйлап ерак сәфәргә юнәлгәндә балтракан дигән үлән үскән вакытны көтеп торалар – шуның белән терекләнәләр» дип яза (Барбаро и Контарини: 170). Ләкин ул балтракан ның нинди үлән икәнлеген кистереп әйтеп булмый, чөнки ул төрле үләннәрне белдерә, мәс., төр. балдырган «түндербаш», балдыран «шома көпшә», Будагов «шомалак (гладыш)» ди (I: 236), төр. baldırıkarа ~ karаbaldır «кара йонлач үсемлек», baldus «озын һәм киң яфраклы үсемлек» (Steuerwald: 86–87). Бу сүзнең тәүге, төп мәгънәсе «бәбәк, үсемлекнең нәфис яшь өлеше» (к. каз. диал. балдыр «су төбендә үсә торган йомшак үлән; һәр яшь, йомшак, нәфис җан иясе», балдырған «яшь үлән; курпы; буыны катмаган бала», к. Аманжолов I: 88) – асылда балдыз ~ балдыр белән бер һәм бор. балды- «үсү, яшь кенә булу» тамырыннан килә, к. Балды, Балдыз, Балтыр. К. ЭСТЯ II: 55–56.

Балдырган сүзе барлык күрше телләргә кергән: чув. патран, палтран, пăлтаран, пултăран (Сергеев 1971: 99–100), мар. палдыран, полдран, рус. диал. балдыръян (Даль) «балтырган», венг. bojtorgan «тигәнәк», кабарда. батырган «балтырган» һ.б. Räsänen 1969: 61; Федотов I: 444. Ним. baldrian ~ яз. (соңгы) лат. valeriana «песи үләне» сүзенең балтырган сүзенә мөнәсәбәте, тиешле фараз булса да, ачык түгел, к. Kluge: 84–85.



Предыдущая статья            Следующая статья