Тэтимол 2015

БАЛКАР «балкар, балкарец (народность на Кавказе), самоназвание балқар ~ малқар, а также тавлу) – революциягәчә аларны татар дип тә атаганнар һәм чыннан да аларның теле тат. теленә, бигрәк тә мишәр диалектына бик охшаш (цылаштыру бар һ.б.). Балкар сүзе алар яшәгән төбәктәге Балқа ~Малқа елгасы атамасына баглы булса кирәк, бу сүз исә тат. диал. балка (к. югарыда) «елга» сүзе белән чагыша. Элек балкарларда биш каста булуы һәм аларның атамалары кызыклы: 1) таубий, тау бие «иң зур феодалларның берсе», 2) үздән «дворян», 3) қарақас «ирекле җирбагар», 4) чағар «чура кол (крепостной)», 5) қазах «кол», к. EI I: 1000–1002.

Гадәттә балкар сүзен болгар белән чагыштыралар, ләкин бу чагыштыру нигезсез.



Предыдущая статья            Следующая статья