Тэтимол 2015

БАЛКА диал. «балка, болотистая долина» ~ монг. диал. балга id. Тат. теленең диал. сүзлекләрдә бу сүз күренми, ләкин кайбер рус сүзлекчеләре (Даль һ.б.) аны тат. сүзе дип күрсәтәләр. Балка < балқа «бик киңәйгән елга үзәне; ярым далалардагы коры үзән» дип характерлана. Ләкин Төньяк Кавказ төркиләрендәге балқа, малқа «тау елгасы» (конкрет елга атамалары: Олы Балка, Кече Балка) сүзенең төп мәгънәсе киңрәк булганлыгын күрсәтә. Гомумән, балка бор. төрки балык «сазламаклы үзән; балчыклык» (ш. ук «чи кирпеч, кирпечтән корылган бина һ.б., кирпеч диварлы кала») сүзе белән бердәй булса кирәк. Балқа, мәс., балық-аг (чаг. баткак ) формасыннан килеп чыга ала. Чаг. рус. диал. балка ~ балкан ~ балчук «балка». Һәрхәлдә балка сүзенең төрки балкаш (к. Балкаш ), балчык кебек сүзләр белән тамырдаш булуы бик мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья