Тэтимол 2015

БАЛДЫЗ «свояченица», диал. «шурин» – тәүдә (диал.) кыз балдыз һәм ир балдыз аерымланган (к. ДС III: 93–61), башк. диал. балдыҙ «кайнеш» (БҺҺ II: 39), тат. диал. балдызак id. ← гом. төрки бāлдыз < *baltırg > бор. төрки baltïr (ДТС: 80–81) «кече кызкардәш» > чув. полтыр > пултăр «хатынның энесе яисә сеңлесе», пултыр кин «кече килен» (Ашмарин IX: 283), удм. бултыр «кече (икенче) хатын», бор. төрки (МК) balr ogul «үги угыл», калм. > тат. диал. (Арсланов 1988: 74) балдыр «метис, төрле милләт кушылгагы».

Балдыз ~ балдыр сүзенең семантикасында «чит кавемнән» дигән төсмер бар – шул ук төсмер тунг. балди- (к. Балды ) сүзенең бер дериватында бар: балдиху «килен алыша торган күрше кабилә кешесе».

Балдыр сүзе бор. төрки baldır > уйг. балдур «тәүге, беренче (бала)» (Clauson: 334) белән бердәй булса кирәк. К. ш. ук Балтырган. Räsänen 1969: 60$ Федотов I: 443–444.



Предыдущая статья            Следующая статья